Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
31 октябрь 2019, 00:10

Мондый текә күпер күргән юк иде (ВИДЕО)

Япониянең Есима Охаси күпере аттракционны хәтерләтә: автомобильләр аннан очып төшкән сыман.

Бу күпердән үтү маҗарага тиңдер кебек. Ничек менәләр дә һәм ничек төшәләр икән аннан? Һәм ни өчен ул шундый формада төзелгән?


Есима Охаси атамалы бу күпере Мацуэ һәм Сакаиминато шәһәрләрен тоташтыра икән. Аның озынлыгы - 1,7 км. Видеодан машиналарның хәрәкәтен күргәч, күңел бераз тынычлана - алар гадәти тигез юлдан йөргән сыман. Күренүенчә, юл йөрү кагыйдәләрен бозмаган очракта хәвеф-хәтәрсез йөрү мөмкин. Ә бик текә булуының сәбәбе гади: күпер астыннан зур кораблар үтә алсын өчен шулай төзелгән икән ул. Япониягә барсагыз, Есима Охаси күпере аша үтми калмагыз! Кайткач, тәэссоратларыгыз белән уртаклашырсыз.

Видеоны түбәндге сылтама аша карый аласыз: https://bigpicture.ru/?p=776925

Читайте нас: