Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 октябрь 2019, 23:47

Кунакларга...гашиш пешереп ашатканнар

Кызы пирогларны башка компания өчен пешергән булган.

Германиянең Росток шәһәрендә үлгән туганнарын искә алырга җыелган халыкка... гашиш кушып пешерелгән пирог ашатканнар.

Урындагы полиция хәбәр итүенчә, якын туганнарын күмгәч, гореф-гадәтләре буенча немецлар ресторанга кәһүә эчеп, пирог ашарга юллана. Әмма бу юлы кунакларның башлары әйләнеп, күңелләре болгана башлый. Күбесенә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә.

Азактан ачыклануынча, пирогны ресторанда эшләүче хезмәткәрнең 18 яшьлек кызы башка кунакларга дип пешергән булган һәм әнисе бутап аларны бу кунакларга чыгарган.

Моңа кадәр Бөекбританиядә 15 яшьлек мәктәп укучысының гашиштан пирожки пешереп ике укытучысына алып барып ашатуы турында язып чыканнар иде. Укытучылар да мондый “күчтәнәч”тән соң хастаханәгә эләккәннәр.
Читайте нас: