Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 октябрь 2019, 17:05

Ашыгыч ярдәм машинасыннан пациент төшеп калган (ВИДЕО)

Юлда баручы машиналар сигнал бирмәсә, табиблар аны күрмәс иде.

Бу кызык та, кызганыч та хәл Украинада булган.

Видеодан күренүенчә, олы юлдан китеп барган ашыгыч ярдәм машинасының арткы ишекләре ачылып китеп, аннан авыру төшеп кала. Табиблар бу хәлне күрми.


Автомобиль барган тизлектә хәрәкәтләнүен дәвам итә. Юлда китеп барган башка водительләр сигнал биргәч кенә, машина туктый. Водитель һәм табиб пациент янына йөгереп киләләр. Бәхеткә каршы, ул исән кала.


Бу видеоны юлда ашыгыч ярдәм машинасы артыннан килүченең видеорегистраторы төшергән. Ачыклануынча, төшеп калган ир исерек булган һәм дәваханәгә барудан баш тарткан. Ул шулай сикереп төшеп качмакы булган.



Вакыйганың видеоязмасын сылтама аша карый аласыз: https://www.vesti.ru/doc.html?id=3204101

Читайте нас в