Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 октябрь 2019, 16:27

Песи наркотиклар ташыган

Татарстанда бер песи колониягә наркотик алып керергә маташкан.

Татарстанда 10нчы санлы холык төзәтү колониясе хезмәткәрләре территориядә йөргән песигә игътибар итәләр.


Ул бик шикле тоела. Песине тоталар һәм муенчагына көрән төстә әйбер яшерелгәнен шәйлиләр. Якынча мәгълүматлар буенча, бу матдә гашиш булырга тиеш.

Әле песи һәм бу матдә полиция хезмәткәрләренә тапшырылган.


“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы язуынча, 9 ел элек тә бу колония территориясендә наркотик ташучы песине тоткан булганнар. Ул чакта муенчагына наркотик матдә тагылган мәче җәза срогын үткәрүче хуҗасы янына юллана. Соңыннан ачыклануынча, песине махсус өйрәткәннәр һәм берничә көн ашатмаганнар. Наркокурьер мәчене эш эте кулга төшермәкче була. Әмма песи ау вакытында эттән алган җәрәхәтләрдән урында җан бирә.
Читайте нас: