Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 октябрь 2019, 03:46

Малаховның тапшыруын нигә эфирдан алып ташлаганнар?

Красноярск краендагы фаҗига җитди проблемаларны ачып салды.

“Россия 1” телеканалы эфирдан Красноярскида дамба ерылуы турындагы “Андрей Малахов. Прямой эфир” тапшыруын алып ташлаган, дип хәбәр итә җирле NGS24.ru басмасы.


Аларның мәгълүматлары буенча, тапшыру Ерак Көнчыгышта һәм Себердә экраннарга чыгып өлгергән, соңыннан аны “шалтырату буенча” эфирдан алганнар, имеш. Калган русиялеләр исә тәрәзәдән очып төшкән хатын турындагы тапшыруны караган. Шулай итеп, “Россия 1” тапшыруны эфирдан алуны кире кага.


NGS24.ru социаль челтәрләрдә тапшыруның өзекләрен караган һәм анда төрле проблемалар күтәрелүен ачыклаган. Мисал өчен, фаҗига вакытында элемтә булмый, ә “Сибзолото” холдингы фаҗиганең беренче сәгатьләрендә дә яңа хезмәткәрләр җыюны дәвам иткән, вакыйга турында ләм-мим сөйләмәгән. Шулай ук Андрей Малахов Сейба елгасы өлгеләренең анализларын укып ишеттергән. Анализлар “елга суында терекөмеш микъдарының коточкыч дәрәҗәдә” булуын күрсәткән. Бу исә алтын табу тиешенчә оештырылмавы хакында сөйли.


“Россия 1” телеканалы вәкилләре исә Красноярскидагы фаҗига хакындагы тапшыруны бары тик Себердә һәм Ерак Көнчыгышта күрсәтергә исәп тотканнар. “Башка төбәкләрдә күрсәтү планда юк иде, тапшыру өчен бу гадәти хәл”, - диләр канал вәкилләре.
Хәтерегезгә төшерәбез: дамбалар ерылу нәтиҗәсендә 17 кеше гомере өзелгән.
Читайте нас: