Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
24 октябрь 2019, 17:54

Абайламый кавырсын йоткан

АКШның Балтимор шәһәрендә 60 яшьлек бер ир очраклы рәвештә кекска бизәү өчен куелган кавырсынны йотып җибәргән. Бер атнадан соң ул температурасы күтәрелеп, тамагы авыртуга чыдый алмыйча, табибка барган.

Табиблар ирнең үңәчендә 5 сантиметр зурлыгында кавырсын тапканнар. Бәхетенә ир исән-сау калган. Югыйсә, мондый яраның үлемгә китерү ихтималлыгы зур ди.

Кытайның Хэнань провинциясендә исә бер малай алты елга якын муенында энә кисәге йөрткән. Баланың картәтисе малайның хәрәкәтчән булмавына һәм еш егылып җәфалануына игътибар иткән. Әмма ул моны баланың организмында кальций җитешмәүгә бәйләгән булган.

Читайте нас: