Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 октябрь 2019, 00:39

Бака еланга әйләнергә өйрәнгән

Ул хәтта елан кебек ысылдый да белә.

Африкада яшәүче гөберле бака кара еланга әверелергә өйрәнгән.

Конго демократик республикасында таралган гөберле бака (Sclerophrys channingi) Габонда күп очраучы зәһәр елан (Bitis gabonica) булып кыланырга әвәсләнгән. Шул рәвешле ул ерткычлардан кача дип аңлата галимнәр.

Sclerophrys channingi – Сахарадан көньякка таба Африканың иң зур бакасы. Ул озынлыкка 10нан 16 сантиметрга кадәр үсә. Ә Bitis gabonica зәһәр еланы континенттагы иң агулы җан ияләренең берсе. Аның тешләре дөньяда иң озыны дип санала – 4 сантиметрга кадәр җитә. Кара еланның агуы кешене үтерә. Әмма ул агрессив түгел һәм кеше йөрмәгән яңгырлы тропик урманнарда яши.

Америка биологлары гөберле баканың яшәешен 10 елдан артык күзәткән. Бак дисәң, аның тән төсе һәм формасы зәһәр еланныкына охшаш икән. Тышкы охшашлык – бер булса, икенчесе – кыланышлары. Габон кара еланы хәвеф буласын сизсә, башын иеп, озак итеп ысылдый. Аннары гына һөҗүм итә.

Үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, бака да еланга охшатып ысылдарга өйрәнгән.
Тагын бер кызыклы факт: тикшерүчеләр ачыклавынча, әлеге гөберле бака Габон еланы булмаган урыннарда яшәми. Генетик анализ күрсәтүенчә, алар икесе дә бер үк вакытлар тирәсендә, якынча моннан 4-5 миллион еллар элек барлыкка килгән.
Читайте нас: