Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2019, 13:18

Башкача бала тапмыйм дисә дә, 22нче тапкыр авырга калган

Ә кемгәдер бер бала кочу бәхете дә тими...

Британиядә яшәүче иң зур гаилә анасы Сью Рэдфорд үзенең 22нче йөклелеге турында сөйләгән. Хатын, бу хәбәргә кагылышлы ролик төшереп, аны үзенең The Radford Family Youtube-каналында урнаштырган.


44 яшьлек күп балалы әни һәм аның ире Ноэль үзләренең подписчикларына УЗИ фотосурәтен күрсәткән. Англиядә яшәүче бу пар былтыр башкача бала тапмыйбыз дип белдергән иде. Рэдфордлар гаиләсендә 21 бала бар. Соңгысы 2018 елда туган.


Сью әлеге вакытта йөклелекнең 15 атнасында, тиздән алар туачак сабыйның җенесен белә алачак. Хатын малай тууын телим дигән. Бу очракта аңарда һәр җенестән дә 11ешәр бала булачак.


Күп балалы гаилә дәүләттән гадәти пособиеләр алып яши. Алар гаилә пекарнясыннан кергән табышка яши. Анда гаилә башлыгы Ноэль һәм кайсыбер өлкән балалары эшли.


Тугызынчы бала белән йөкле чагында Сьюның ире Ноэль вазэктомия ясаткан. Әмма күпмедер вакыттан соң гаилә тагы да күбрәк балалар планлаштырырга карар итә һәм Рэдфорд кире операция ясата.


Августта гаилә анасы Сью үзенең коточкыч җәйге ялы турында сөйләгән иде. Аның мәктәп яшендәге 15 баласы җәйге каникулга киткән чакта хатынга бик авырга туры килгән. Азык-төлеккә генә киткән чыгымнар атнасына 350 фунт стерлингка якын (28 000 сум) тәшкил иткән. Шулай ук күп балалы ана даими рәвештә кер юу, ашарга пешерү, йорт җыештыруга зарланган.

Читайте нас: