Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2019, 03:21

Әнисенең гәүдәсен кабердән казып алган

Бу хәл Индонезиядә була.

Индонезиянең Проболинго шәһәрендә (Көнчыгыш Ява провинциясе) кайгысыннан нишләргә белмәгән ир әнисенең гәүдәсен яңадан казып алган да өенә алып кайтып киткән. Бу хакта The Jakarta Post хәбәр итә.


Мәрхүмә индонезияле Сумарто ханымның улы Насир җитди психик авырудан җәфа чигә. Ул әнисен югалту кайгысын авыр кичерә һәм аны кабереннән алырга дигән карарга килә. Әмир исемле бер авылдашы сөйләвенчә, Насир әнисе мәетен өенә алып кайта. Аны тотмасыннар өчен, ул әнисе җәсәден капчыкка яшерә.


Насирның әнисе Сумарто ханым җирләнгән зират урман эчендә урнашкан. Кешеләр дә анда сирәк йөргән. Шуңа Насирны күрүче булмаган.


Насир әнисе мәетен өендә саклаган. Ләкин бер туган тиешле кеше моны белеп кала һәм мәетне яңадан зиратка илтеп күмүне үтенә. Шулай итеп, 13 октябрь көнне Насир мәрхүмә әнисе мәетен янә каберенә илтә.

Читайте нас: