Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2019, 03:24

“Мин башка беркайчан да үбешә алмаячакмын”

"Көн саен иртән уянып тиздән тулысынча телсез калуымны уйладым", - ди Ирина.

Ирина Жучкова кечкенә Минусинск шәһәрендә дөньяга килә. Гаиләдә бердәнбер бала яхшы укый, музыка һәм чит телләр белән мавыга. Һөнәре итеп лингвистиканы сайлый. “Томскида политехник университетны тәмамладым. Анда роман-герман филологиясе курсын җыйганнар иде. 2009 елда уку йортын тәмамладым. Төп өйрәнгән телем – инглиз теле. Француз һәм немец телләре – өстәмә. Инглиз телен шулкадәр яраттым!” – дип сөйли Жучкова.


2011 елда ул Петербургка күченә. “Туган якларымнан “үстем”. Зур шәһәрдә яшәп карыйсым килде. Шау-шулы Мәскәүне уйламадым да, ә менә патшалар бөеклегенә ия Питер тынычрак булуы белән ничектер арбады”, - ди Ирина.

Ирина сүзләре буенча, ул һәрчак сәламәтлеген кайгыртып торган. Спорт белән шөгыльләнгән.


Ирина аңарда яман шеш дигән хәбәрне нишләптер тыныч кабул итә. “Чөнки миңа бу хәбәрне операциядән соң әйттеләр. Ягъни “сездә яман шеш иде” дигәнне ишеттем. Мин исә ярый, булган да беткән инде дип уйладым”.


Ике ел элек Ирина телендә кечкенә ак тап күреп ала. “Тешләгәнмендер дип уйладым. Көн саен бу тапны карый идем. Әлеге тап үскән һәм тирәнәйгән кебек тоелды.

Онколог миңа телемнең шул өлешен кисеп алырга тәкъдим итте. Акрынлап үскән ак тап – лейкоплакия, ягъни тукымаларның яман шеш алдындагы катуы икән. Операция нормаль үтте, бары тик шуннан соң гына миңа бу шешнең яман булуын әйттеләр. Ләкин күпмедер вакыттан соң телемдә янә бу ак тап пәйда булды. Медиклар рецидив булуын раслады”.


Бу юлы Иринаның ярты телен һәм муенының бер ягыннан лимфа төенен кисеп алалар. Дөрес, ул чакта телен иңбашыннан алынган тире кисәге белән “үстерәләр”. Нур терапиясеннән соң берничә ай үткәч, икенче рецидив була. Ике химиотерапия тиешле нәтиҗә бирми.


“Муенымдагы лимфа төеннәрен һәм телемне тулысынча кисеп алу операциясенә мин ике ай әзерләндем. Көн саен иртән уянып тиздән тулысынча телсез калуымны уйладым”, - ди Ирина.

Ләкин глоссэктомиядән (телне кисеп алу) соң да Ирина сөйләшә ала. Бары тик бераз аңлаешсызрак. Аннары, матур сөйләм үрнәкләрен дә куллана алмыйм ди ул. Гади, кыска итеп кенә сөйләшә.
Авырганчы Ирина дуслары белән кафеларда очрашып, тәмле ризыклар ашарга яраткан. Ә менә хәзер ул ялгызы гына ашауны хуп күрә. Чөнки телсез калгач ашау катлаулашкан. Тирә-яктагыларга бу күренеш бик матур булып тоелмас иде ди ул.


“Телефоннан да сөйләшә алмыйм. Маршруткада кирәкле тукталышта туктауны сорый алмыйм, танышымны урамда күрсәм, аңа кычкырып эндәшә алмыйм, телемне ялый алмыйм... үпкәләтсәләр – тел күрсәтә алмыйм. Һәм башка беркайчан да үбешә алмаячакмын”.


Ирина арытаба да тел өлкәсендә эшләвен дәвам иткән. Ул чит телдән переводлар ясый.
“Кызганыч, бездә яман шешнең аерым төрләренә багышланган төркемнәр юк. Әмма мин үзем барысы да кереп карый ала торган телеграм-канал булдырдым. Монда мин онкологиягә кагылышлы төрле фикерләрем белән уртаклашам, фәнни мәкаләләр урнаштырам һәм бездәге яман шешнең сирәк очрый торган төре хакында файдалы мәгълүмат урнаштырам”.




Читайте нас: