Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 октябрь 2019, 17:39

НЛО азына – Җир сусыз калырга мөмкин!

Уфологлар чит планета вәкилләре безнең суны урлый, Җирдәге суны алып, аны кислород белән водородка таркаталар да үзләренең очучы тәлинкәләре өчен ягулык итеп кулланалар дип белдерә.

Уфологлар чит планета вәкилләре безнең суны урлый, Җирдәге суны алып, аны кислород белән водородка таркаталар да үзләренең очучы тәлинкәләре өчен ягулык итеп кулланалар дип белдерә.
Viad Time хәбәрләре буенча, Пермь краеның иң ерак почмакларында Сатурн планетасыннан килүчеләрнең җир асты колонияләренә юлыкканнар.
Уфологларга ышансаң, Пермь янындагы Щучье күленең юкка чыгуына нәкъ менә инопланетяннар гаепле икән. Күл, барча халыкны аптырашка калдырып, санаулы көннәрдә юкка чыккан. Котлары очкан җирле халык бу хәлдән соң белгечләргә мөрәҗәгать иткән. Экспертлар НЛО Пермь краеның җир асты районнарына Сатурнга су алып китәр өчен килә дип белдерә. Белгечләр ерак планетада гадәти су структурасына охшаган кисәкчекләр табылуын искә төшерә. Шуны исәпкә алганда, чит планета вәкилләренең без эчкән суны “аулавы” аңлашыла кебек.
Би тирәдә яшәүче халык НЛО ның үзләренә кунакка килеп йөрүенә ышана. Пермь крае белән Свердлов өлкәсе чигендәге 70 кв. метрлы Молебская дип йөртелгән территориядә аларның җир асты базасы урнашкан дип исәпләнә.
Ә менә рәсми фән вәкилләре Сатурнда яшәүчеләрнең Җир кешеләре тормышына тыгылуын инкарь итә. Геологлар күлнең суы ул тирәдә нефтьчеләр эшләве сәбәпле барлыкка килгән җир асты бушлыкларына киткән дигән фикердә.

Читайте нас: