-6 °С
Болытлы
VK
Одноклассники
Гәзиткә язылу
Telegram
Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 октябрь 2019, 12:48
Акчасына хуҗа табылырмы?
Фәкыйрь дигәннәре миллионер булып чыккан.
Фәкыйрь дигәннәре миллионер булып чыккан.
Һиндстанның Мумбаи шәһәрендә яшәүче Бидичанд Панамарам Азад поезд астына эләгеп вафат булгач, полиция бу эшне ачыклауга алына.
Сораштыргач, мәрхүмнең бер фәкыйрь кеше булуын беләләр, гомере хәер сорашып үткән икән. Кем аңа акча биргән, кем ризык, шулай кешеләр ярдәм итеп торганнар.
Очын-очка ялгап яшәгән кешенең өенә килгәч, полиция хезмәткәрләре өй диварына терәп куелган капчыкларга игътибар иткән. Ни күрсеннәр, алар бугазына кадәр тәңкәләр белән тулган була, дип яза India Today басмасы.
Бу акча исәбенә чыкканчы сигез сәгать үткән...
Ахырда Бидичандның капчыкларында 1,7 миллион рупий, якынча 24 мең доллар акча булуы ачыкланган.
Нигә җыйган ул акчаларны, нигә фәкыйрьлектән интеккән – бусы табышмак. Хәзер инде полиция бу байлыкны тапшыру өчен фәкыйрь миллионерның аның туганнарын эзли.
Читайте нас:
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде