Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
4 октябрь 2019, 23:11

Фатирда 8 ел элек үлгән ирнең сөякләрен тапканнар

Бер фатирның ишеген җимереп керсәләр, 2011елда үлгән иркәйнең сөякләре ята икән. Ә янында - этенеке...

Бер фатирның ишеген җимереп керсәләр, 2011елда үлгән иркәйнең сөякләре ята икән. Ә янында - этенеке...


Германиянең Зенден шәһәрендә була бу хәл. Күпкатлы йортның подвалына ут капкач, янгын сүндерүчеләр һәрбер фатирның ишеген шакып, кешеләренә өйләреннән ашыгыч рәвештә тышка чыгуларын таләп иткәннәр. Бер фатирга күпме шакып та, ачучы булмагач, эчтә бер җан иясенең дә юклыгына инаныр өчен, ишеген җимереп керәләр. Ә анда... ышанмаслык хәл - өй хуҗасының сөякләре генә ята икән. Янында этенеке. Фаразлар буенча, эте, бичара, күрәсең, ачлыктан үлгән.

Ачыклануынча, бу йортта яшәгән ирнең исеме Хайнц, аңа 59 яшь була. Аның почта тартмасы кәгазь белән тулган, ә урамда тутыгып барган машинасының тәгәрмәчләре җиргә сеңгән.

Хайнцның танышлары аны соңгы тапкыр 2011 елда күргәннәр. Шул елны подъездда сәер ис чыга башлагач, күршеләре төрле инстанцияләрне чакыртып караганнар, ләкин полиция исне Хайнц яшәгән фатирдан чыгуы белән килешмәгән.


Якын күршесе сөйләвенчә, Хайнц элек пешекче булып эшләгән, онга аллергиясе башлангач, аннан киткән. Күршеләре аны яраткан. Кайвакыт аларга да эшеннән камыр ризыклары алып кайтып таратыр булган. Ир юкка чыккач, ялгызлыктан туеп, дустына яшәргә киткәндер, дип уйлаганнар. Ә менә ни сәбәпле ничәмә еллар бер дә кайтып әйләнми икән бу дип, бер дә баш ватмаганнар.

Шулай җәмәгать, ялгыз яшәүне күпләр хуп күрсә дә, тормыш гел бер төрле генә бармый шул. Яшьлектә ничек тә яшәлә, ә менә картлыкны ялгыз каршылама икән...

Читайте нас: