Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 октябрь 2019, 19:48

Баш мие танавыннан аккан

Зур булмаган Финикс шәһәрчегендә яшәүче ир-ат табиблар куйган диагнозны ишеткәч, егылып китә язган.

Зур булмаган Финикс шәһәрчегендә яшәүче ир-ат табиблар куйган диагнозны ишеткәч, егылып китә язган.


Джо Наль бик озак томау белән интеккән. Маңкалап йөрүгә Җир шарының бер почмагында да әлләни зур игътибар бирмиләр икән. Джо да “үзе үтәр” дип көткән. Берничә ай дәвамында да танавы “кипмәгәч”, аллергиядән дарулар алган. Әмма алары да ярдәм итмәгән – сыекча аккан. Нишләргә белмичә, тәмам аптырагач кына ир-ат табибларга мөрәҗәгать иткән. Әнә шунда куелган диагноз шаккатырган да инде үзен. Ак халатлылар авыруда баш мие тышчасының җәрәхәтләнүе нәтиҗәсендә баш мие сыекчасының азлап кына танау аша агып торуын ачыклаган. Операция ясагач, сыекча агудан туктаган.


Нейрохирурглар аңлатуынча, көн саен кешенең баш мие аша 300 миллилитрга якын сыекча үтә икән.


“Танау тартып” йөрү фасылына аяк бастык, җәмәгать. Күп тә түгел, аз да түгел ярты ел чамасы дәвам итә инде ул. Шул вакыт эчендә маңкалаулар аз булмас. Бар кешенең дә танавыннан баш мие дә агып йөрмәс йөрүен. Шулай да “үтәр әле” дип ярты елга кадәр сузып йөрергә кирәкмидер. Аллам сакласын!
Читайте нас: