Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2019, 02:47

Автоузышчы Владимир Путинны бөек кеше дип атый

Берни Экклстоун әфәнде фикеренчә, Русия президенты үз иле һәм дөньяда тынычлыкны саклау өчен бик күп эшләр башкара.


“Формула-1” автоузышлар буенча дөнья чемпионатының элекке башлыгы 88 яшьлек Берни Экклстоун: “Кызганычка каршы, Русия президенты Владимир Путинның Европаны буйсындырырга вакыты юк”, - дип белдергән.

“Аңа бик күп эшләр башкарырга туры килә, - дигән Берни әфәнде интервьюсында. – Дөнья белән 50 елдан сон ниләр булыр, Европадагы хәлләр, дөньякүләм җылыну – барысы өчен дә борчылырга туры килә Путинга. Жәл, аның Европаны буйсындырырга вакыты юк – бу бик яхшы булыр иде...”

“Формула-1”нең экс-башлыгына журналист: “Сез Путинны элеккечә бөек кеше дип уйлыйсызмы?” дигән сорау биргән. “Әлбәттә!” - дип җаваплаган ул. “Русиягә һәм Русия президентына Көнбатыш ягыннан басым кимеми, килешәсезме?” - дигән сорауга да ул бик үзенчәлекле җавап биргән. “Алар Путин ирешкән уңышларга көнләшеп карый, шул гына. Бөтен дөнья башкарырга ниятләгәнне ул инде башкарып та куйды”.
Берни Экклстоун әфәнде фикеренчә, Русия президенты үз иле һәм дөньяда тынычлыкны саклау өчен бик күп эшләр башкара. “Ул тарихта бөек идарә итүче буларак хәтердә калачак”, - дигән ул.
Читайте нас: