Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 сентябрь 2019, 18:47

Көньяк Кореяда табиблар ялгыш икенче хатынга аборт ясаган

Сеул клиникасында табиблар, пациенткаларның медицина карталарын бутап, ялгыш 6 атна йөклелеге булган хатынга аборт ясаган.

Сеул клиникасында табиблар, пациенткаларның медицина карталарын бутап, ялгыш 6 атна йөклелеге булган хатынга аборт ясаган. Бу хакта The Korean Herald язып чыккан.


Басма язуынча, пациент ханым клиникага план буенча тикшеренүгә килгән. Табиб аның картасын игътибарлап карамаган да аны абортка килгән дип уйлаган. Шәфкать туташы аңа анестезия кадый да, процедураны ясый. Басма билгеләвенчә, табиб белән шәфкать туташы аны башка пациент белән бутаган.

Икенче көнне бу хатын, кан китү сәбәпле, янә клиникага мөрәҗәгать иткән. Бары тик шунда гына ул аның йөклелеген өзүләрен белгәннәр (ис-акыл китәрлек, килешәсезме? –Авт. ) Ханым полициягә мөрәҗәгать иткән. Табиб белән шәфкать туташына карата җинаять эше ачканнар, тиздән аны прокуратурага тапшырачаклар.

Бер генә момент аңлашылмый. Әллә йөкле хатын бик яшь һәм тәҗрибәсез булдымы икән? Ничек инде аборт кадәр аборт ясаганны аңламаган?
Читайте нас: