Затон урманында 26 августта хәбәрсез югалган Владимир Шкумат атлы ирнең документларын табып алганнар. Ул көнне Владимир үзе яшәгән Октябрь проспектындагы тулай торактан чыгып китә һәм эзсез югала.
UfacityNews.ru хәбәр итүенчә, ир туган-тумачалары белән аралашамаган, шуңа күрә аның югалуы күршеләре аркылы гына билгеле була. Бүген исә Владимирның күршеләре журналистларга тулай торакка бер ир килүен сөйләгән. Ул ир эте белән урманда йөргәндә Владимир Шкумат исеменә документлар табуын әйтә.
Ләкин арытаба нишләргә икәнен күршеләре белми, чөнки полициягә гаризаны бары тик туганнардан гына кабул итәләр. “Участковый тулай торакка килеп, аның бүлмәсен кереп карарга вәгъдә иткән иде, тик һаман килеп күренгәне юк”, - ди корреспондентка югалган Владимирның күршесе.