Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
18 сентябрь 2019, 13:54

Гомерен… селфи саклап калган

Ирландиядә 28 яшьлек кызны үлемнән сакларга селфи ярдәм иткән.

Ирландиядә 28 яшьлек кызны үлемнән сакларга селфи ярдәм иткән. Бу хакта The Irish Sun язып чыккан.


Стефани Фарнанны әтисе һушсыз килеш таба, соңрак аның баш миенә кан сава башлаганлыгы ачыклана.

Кызны коткарыр өчен медикларга аның кайчан һушын югалтып егылганлыгын белергә кирәк була. Чөнки өянәктән соң канны оештырмаучы препаратларны аерым вакыт аралыгында гына кабул итәргә мөмкин.
Моны Фарнанның абыйсы кызның телефонына ясалган селфи ярдәмендә белеп кала. Стефани Фарнан аны әтисе кайтуга 14 минут кала төшергән була.

Табиблар бу хәлгә сөенеп туя алмый, ди.
“Ул иртәдә индидер фотолар төшергәнемне бөтенләй хәтерләмим. Ярый әле шул селфи булган мине үлемнән коткарып калырга”, - ди кыз.

Әле Стефани үзен нормаль хис итә, аңа тиздән операция ясаячаклар, ди.
Читайте нас: