Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 сентябрь 2019, 10:46

Ипи эчендә – савыт-саба юа торган губка...

Чехов шәһәрендә яшәүче челтәрле кибеттән эчендә савыт-саба юа торган губкалы ипи алган.

Чехов шәһәрендә яшәүче бер кеше челтәрле кибеттән эчендә савыт-саба юа торган губкалы ипи алган. Бу хакта «Подмосковье сегодня» басмасы хәбәр итә.

Батон “Русский хлеб” тарафыннан җитештерелгән булган. Бракны ачыклагач, сатып алучы аны кире кибеткә илткән, кибет аңа акчасын кайтарган. Кибеттә мондый хәл тәүге тапкыр теркәлүен әйткәннәр.

Сатып алучы җитештерүчегә дә мөрәҗәгать иткән. “Русский хлеб” шикаятьне кабул иткән, комбинатта эчке хезмәт тикшерүе үткәрәчәген вәгъдә иткән.
Читайте нас: