Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 сентябрь 2019, 14:52

Кем ялгышкан?

Американың Нью-Джерси штатында яшәүче бер пар репродуктив клиниканы судка биргән. Сәбәбе: экстракорпораль аталандыру процедурасыннан (ЭКО) соң аларның үзләренә тамчы да охшамаган бәбиләре туган.

Американың Нью-Джерси штатында яшәүче бер пар репродуктив клиниканы судка биргән. Сәбәбе: экстракорпораль аталандыру процедурасыннан (ЭКО) соң аларның үзләренә тамчы да охшамаган бәбиләре туган.


Кристина Кеддерич һәм Дрю Василевски, нәниләрендә Азия халкына хас бит-йөз чалымнары пәйда булгач, кеше баласын үстерүләрен аңлыйлар. Ата-ананың икесе дә европеоид расасыннан. Алар процедура вакытында үзләренең генетик материаллары файдалануына ныклап ышанган булганнар.

Хәзер исә алар шул сәбәп аркасында аерылышуга кадәр барып җиткәннәр. ДНК анализы баланың атасы Василевски булмавын күрсәткән. Аерылган ир белән хатын табиб-репродуктологлар хезмәте өчен 500 мең доллар акча сарыф иткәннәр.


Әйткәндәй, быел апрельдә Бөек Британиядә яшәүче бер хатын ЭКОдан соң шулай ук башка расадан булган бала тудырган. Сабыйның тән тиресе әтисенекенә караганда күпкә карарак булган.


Читайте нас: