Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 сентябрь 2019, 14:58

Ана кеше малаен үтергәнче... ашаткан

Британиянең Манчестер шәһәрендә бер әни үлем хәлендәге малаена фаст-фуд ашаткан. Бу хакта The Sun таблоиды хәбәр итә.

Британиянең Манчестер шәһәрендә бер әни үлем хәлендәге малаена фаст-фуд ашаткан. Бу хакта The Sun таблоиды хәбәр итә.
13 яшьлек малай кече яшьтән үк симерүдән интеккән. 3 яшьтә аның гәүдә авырлыгы 30 килограммнан артык була инде. Мәктәп табиблары аның сәламәтлеге хакында кайгырган, мәктәпкә җәяү йөрергә киңәш иткән. Тик үзсүзле әни улын мәктәпкә машинада йөртүдән туктамаган. Малаен физик күнекмәләрдән дә баш тарттырган. Укучы бала хәтта физкультура дәресләренә дә әнисенә әйтмичә генә йөрергә мәҗбүр була.
Суд тикшерүенә ярашлы, төшке ашка кадәр үк малай 2000нән артык калорияле ризык ашаган. 2014 елда малай суставлары авыртуга һәм баш тиресе белән проблемаларга зарланып хастаханәгә эләгә. Тик... алдагы приемга яшь пациент килми.
Шулай итеп, 2015 елда үсмер якты дөнья белән хушлаша. Суд эшләре яңарак кына башланганга күрә бу вакыйга киң җәмәгатьчелеккә билгеле була.
Симерү нәтиҗәсендә үсмердә кардиомиопатия барлыкка килә. Бу авыруда йөрәк зарарлана, аның функцияләре тулысынча үтәлми башлый. Үсмер симез булганга күрә донор йөрәге күчереп утырту файдасыз дип аңлата табиблар. Шул хәлдә дә әнисе улын фаст-фуд белән ашатуын дәвам итә.
Ана кеше малаена карата эмоциональ көчләүдә гаепләнә.
Читайте нас: