Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 сентябрь 2019, 13:23

Әстәгъфирулла! Бәби табуын Инстаграмга төшергән

Яшь хатын бәби табу процессын тулгаклардан алып бәби тууына кадәр... трансляцияләп барган.

Уфа блогеры, Русиянең төрки телләрдә сөйләшкән территорияләрендә киң билгеле Гүзәл “Сочидагы татар кызы” Шәрәфетдинова бәби тапкан.


Аның Инстаграмындагы язылучылары саны 100 меңнән артып китә. Яшь хатын бәби табу процессын тулгаклардан алып бәби тууына кадәр... трансляцияләп барган. Ул сторисларын әледән-әле яңартып торган.


12 сәгать эчендә хатын 80нән артык видеоролик төшереп Инстаграмга урнаштырган. Язылучыларына файдалы киңәшләр биргән, шаярткан. Бәби тапканда Гүзәл белән янәшәсендә ире булган. Ул сөекле хатынына авыртынуларны җиңәргә ярдәм иткән.


Гүзәл үзе бик түземле булган. Тулгак авыртынуларын җиңелрәк кичерер өчен ул җырлаган һәм биегән. “Мин үзем ниндидер блогерның бәби тапкан вакытында хис-кичерешләре белән уртаклашуын күптән күрәсем килгән иде. Бәлки, минем бүгенге публикацияләрем кемгәдер батыррак булырга, шундый мөһим вакыйга алдында куркып калмаска ярдәм итәр”, - дип аңлата Гүзәл. Блогер һәм аның ире гаиләсендә 3600 грамм авырлыктагы кыз бала дөньяга килә.
Читайте нас: