Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 сентябрь 2019, 14:36

Дима Билан гафу үтенгән

Самара шәһәрендәге җәнҗаллы концерты өчен ул балаларга бушлай бер мәйданчык төзеп бирәчәк.

Самара шәһәрендәге җәнҗаллы концерты өчен ул балаларга бушлай бер мәйданчык төзеп бирәчәк.


Популяр җырчы Дима Билан үзенең Инстаграмм битендә тамашачыларыннан гафу үтенеп видеомөрәҗәгать куйган. Самара шәһәрендә ул сәхнәгә исерек чыккан булган икән.


“Гримеркада дусларым белән коньякны күп эчеп ташлаганмын. Мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам, күрәсең организм исерткеч эчемлекләрне бөтенләй оныткан, шуңа тиз исергәнмен”, - дигән җырчы.


“Самара, мине гафу ит!” дип язып куйган Дима. Үзенең гаебен ул бушка бер концерт куеп, балалар мәйданчыгы төзеп юмакчы икән.



Читайте нас: