Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 сентябрь 2019, 13:59

Балаларын сатып, телефон алган

Кытайың Чжэцзян провинциясендә яшәгән бер юньсез ана яңа туган игезәк балаларын икенче гаиләгә сатып җибәргән.

Кытайың Чжэцзян провинциясендә яшәгән бер юньсез ана яңа туган игезәк балаларын икенче гаиләгә сатып җибәргән, бу хакта AsiaOne сайты хәбәр итә.


Сделка 2018 елның сентябрендә була. Хатын сүзләре буенча, бу адымга аны акчасызлык һәм бурычлар этәргән. Балаларның әтисе алардан баш тарткан һәм качкан, ә хатынның үз әниләре кызлары никахсыз балалар тапканга ярдәм итәргә теләмәгән.


Хатын игезәкләр өчен 65 мең юань (606 мең акча) алган. Балалардан котылгач, ата кеше дә кайткан. Ир хатынны акчалар белән бүлешергә күндергән, шулай итеп, алар икесе дә бурычларын каплаган. Калган акчага кәккүк ана мобиль телефон алган һәм кредитын түләгән.


Полиция бу хәлләрдән очраклы рәвештә генә хәбәрдар булган. Кәккүк ата-ананы кулга алганнар. Игезәк балаларны Аньхой провинциясендә яшәгән гаилә парыннан барып алганнар һәм хатынның әти-әнисенә тәрбиягә биргәннәр.
Читайте нас: