Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
9 сентябрь 2019, 02:56

40 ел очу дәверендә бу иң авыр очыш булды”...

1 санлы бортның элеккеге пилоты РФ Президенты Владимир Путин белән очышы турында сөйләгән.

1 санлы бортның элеккеге пилоты РФ Президенты Владимир Путин белән очышы турында сөйләгән.

Владимир Федорушкин белән Владимир Путинга начар һава шартларында Мәскәү-Санкт-Петербург маршруты буенча очарга туры килә. Пилот бу хәлнең кайчан булганы турында ачыклап әйтмәгән.
“Мәскәүдә дә, Питерда да начар һава торышы иде. Болытлар бик түбән, яңгыр коя, кырыйдан каты җил исә. Внуково аэропортыннан күтәрелдек, 5,5-6 мең чакрымны үтүгә көчле селкетүгә эләктек”, - дип бәян иткән ул. Аның 40 ел пилот булып эшләү дәверендә бу иң авыр очыш булган. “Тугыз мең чакрым биеклеккә менеп җиткәнче шулкадәр нык селкетте, әгәр хәвефсезлек каешлары бумаган булсак, баш белән самолет түбәсендә булыр идек”.
Самолетның автопилоты тулысынча эштән чыга, рульнең дә өчтән бер өлеше чикле генә эшли башлый, болай да койма яңгыр шартларында очкан пилотка бөтенләй авырга туры килә.
Федорушкин Русия президенты эшләре идарәсе карамагында булган “Русия” махсус очу отрядында хезмәт итә. Президентның эшләр белән идарә итүчесе матбугат сәркәтибе Елена Крылова Федорушкинның 2014 елга кадәр анда эшләвен раслый. Аннан ул пенсиягә чыккан.


Читайте нас: