Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 сентябрь 2019, 18:02

Ничек мәңге яшь әни булып калырга?

Англиянең Вустер шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Джо Берри яшьләргә биргесез буй-сынын, йөз-кыяфәтенең күркәмлеген саклау серләре белән бүлешкән.

Англиянең Вустер шәһәрендә яшәүче өч бала әнисе Джо Берри яшьләргә биргесез буй-сынын, йөз-кыяфәтенең күркәмлеген саклау серләре белән бүлешкән.


“Спорт һәм дөрес туклану – яшь булып күренүемнең бөтен сере шунда”, - ди ул. Аның сүзләрен 24 яшьлек кызы Холли да хуплаган. “Кешеләр әнинең гел яшь, матур булуына һәрвакыт соклана иде, - ди ул. – Урамда “Ә мин сезне апалы-сеңлеле дип уйлаган идем!” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә”.


Холли үзе дә 20 елдан соң 44 яшьлек әнисе кебек матур һәм яшь булып калырга өметләнә. “Без клубларда, чит илләрдә еш булабыз. Әниемә ир-атлар һәрвакыт игътибар итә. Мин аның өчен бик шатмын. Дөресен әйткәндә, шундый күркәм булып калу өчен әнием зур көч сала”.


Джо ханым үзе әйтүенчә, ул даими рәвештә йөгерә икән. “Атнасына 1-2 тапкыр унар чакрым араны йөгереп үтәм. Һәм модада соңгы яңалыклардан читтә калмаска тырышам”, - ди ул.
Читайте нас: