Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
3 сентябрь 2019, 13:30

Акча да артык булыр икән

Лотореяга 4 миллион сум откан иргә бу акча кирәкми.

Менә шулай да була икән. Бүген кемдер бурычка батып, кредитка чумып, торак, транспорт мәсьәләсен хәл итә, каян акча табарга белми. Ә монда? Башкортстанлы Вячеслав Миронов исә “Гослото “5 из 36” лотореясы буенча чыккан 4315548 сумнан баш тарткан ди.
Ул энергетик булып эшли. Балык тотарга ярата. Аның торагы, яхшы машинасы бар, дачасын да төзеп куйган. Акчага интеккән кеше түгел, кыскасы. Ләкин акча беркайчан да артык булмый. Бу отышны ул кызына һәм оныкларына бүләк итәргә булган. Алар күптән инде үз өйләрен төзергә хыялланып йөргән булганнар. Менә шулай.
Читайте нас: