Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
1 сентябрь 2019, 13:58

Путин берничә ел рәттән бер үк сатучыдан туңдырма сатып ала

МАКС-2019да туңдырма сатучы Екатерина Сафронова Путинга 2017 елда да, 2019 елда да туңдырма саткан.

“Безнең компания МАКС-та өченче ел эшли, сату һәм туклануны оештыра, үземнең командам белән мин дә биредә өченчегә, шулай туры килде”, - ди Екатерина Сафронова НТВ каналындагы “Центральное телевидение” тапшыруында. Ул алдагы елларда да командасы белән МАКС авиасалонында эшләргә теләге барлыгын белдерде. Узган атнада сишәмбе көнне Владимир Путин Рәҗәп Тайип Эрдоган белән туңдырмадан сыйланды. Президент “Коровка из Кореновки” туңдырмасының шоколадлы һәм сөт өстеннән ясалганын алды. Путин өчен МАКС авиасалонында туңдырма сатып алу үзенә күрә бер традициягә әйләнгән. 2017 елда да дәүләт башлыгы хөкүмәт әгъзаларын әлеге татлы ризык белән сыйлаган иде.
Читайте нас: