Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 август 2019, 16:19

Акча откан, гаиләсенә әйтмәгән

Канаданың Эдмонтон шәһәрендә яшәүче Бон Труонг лотерея билетына джекпот откан. Әмма бу хакта гаиләсенә әйтеп тә тормаган!

Бон Труонг Канадага 30 ел элек Вьетнамнан күчеп килгән булган. 2018 елның октябрь азагында 60 миллион Канада долларлары – якынча 3 миллион сум – отуын белгәч тә, иркәй бу хакта беркемгә дә сөйләмәгән. Иң кызыгы – ул еллар дәвамында лотерея билетына бер үк саннарны яза торган булган. Откач, бәхетенә ышанмый торган.
Ирнең өч баласы бар. Ул гаиләдә акча булуга карамастан, аларның намус белән яшәвен, эшләвен тели. Бон киләчәктә дә ландшафт дизайнеры булып эшләвен дәвам итәргә тели. Яңа йорт сатып алырга хыяллана. Акчаның бер өлешен киләчәккә запаска салып куярга ниятли.
“Гаиләмне ял итәргә алып барырга телим. Кайда барасыбызны белмим әле. Һәрхәлдә, күп илләр күрербез дип уйлыйм”, - ди Бон.
Читайте нас: