Һинд халкы төрле Аллаларга табынудан тыш астрологиянең кырыс адептлары да булып калалар. Гаилә астрологы белән киңәшләшмичә алар бер адым да ясамый. Туй, никах, балалар тууы... Кайвакыт кызның йолдызнамәсе аңа кияүгә чыгарга кушмый. Имеш, ире гел бәхетсезлек, уңышсызлыкка дучар булачак. Ә ирне андый көнгә төшерергә ярамый, һиндларда иргә башка мөнәсәбәт. Бу очракта нишләргә?
Хәйләкәр астрологлар моннан чыгу юлын тапканнар: кызны башта эткә кияүгә бирәләр дә, бөтен бәхетсезлек, уңышсызлык аңа күчкәч, кыз аерылып, ир кешегә кияүгә чыга ала.
Авыл җирендә мондый сәер туйлар еш уза икән. Урамда йөргән берәр нәселсез этне сайлыйлар да туй үткәрәләр. Бөтен традицияләр саклана: эт машина белән кәләше артыннан “килә”, өстәлләр әзерлиләр, бүләкләр бирәләр, теләкләр телиләр. Илаһи көчләрне алдап булмый ич!
Туйдан соң кәләш “ире”н күпмедер вакыт тәрбияләп яши. Аерылгач, этне икенче бер проблемалы йолдызнамәле хатынга өйләндерәләр.
Кайвакыт эт урынына кияү ролен агач үти икән. Агачка “кияүгә чыкканда” да матур итеп туй үткәрәләр, туйдан соң бөтен “сихер” “ир”гә күчеп беткәч, аны кисеп ташлыйлар. Бу аерылышу дигәнне аңлата.
Кызлар гына түгел, ирләрне дә бу сәер хәлләр урап узмый: алар да шундый ук сәбәпләр белән этләргә һәм агачка өйләнергә мәҗбүр. Әйтик, Пенджаб штатында ирләргә өченчегә өйләнергә ярамый, ә дүртенчегә ярый. Шуңа ирләр бу хәлдән чыгу өчен өченчегә гарәп акациясенә өйләнә, аннан соң – кызларга. Яшелчә-җимеш белән туй үткәргән очраклар да булган.