Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 август 2019, 13:27

Бу кыз чәчләрен тарый алмый

Генетик аномалия белән туган Шиланың чәчләрен бөтенләй диярлек тарап булмый.

Куе, матур чәчләр – хатын-кыз күрке. Һәрбер гүзәл затның башкалар сокланып карарлык матур чәчләргә ия буласы килә. Әмма табигать-ананың үз кануннары.
Мәсәлән, Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче 7 яшьлек Шила Йин исемле кызыкай – тарап булмый торган чәч синдромы белән туган планетадагы йөз кешенең берсе.
Генетик аномалия белән туган Шиланың чәчләрен бөтенләй диярлек тарап булмый. Кызның чәчләре төрле якка карап тырпаеп тора һәм бу хәл аңа нинди дә булса прическа эшләргә мөмкинлек бирми.
Ә бит туганда ул гадәти кара төстәге чәчләр белән туган. Сабыйга өч айлар тирәсе булгач Шиланың чәчләре ак төскә керә һәм керпе энәләре кебек тырпая башлаган. Ике яшькә кадәр чәчләре үскән һәм шул яшьтә үсүдән туктаган.
Шила чәчләрен бик ярата. Ләкин аларны тәрбияләргә бик авыр икән. Кызның әнисе Селеста әйтүенчә, ул көн саен кызының чәчләрен чуалудан ярдәм итүче махсус сыеклык белән бөрки, аннары 15-20 минут тирәсе тарый. Шуннан соң әтисе фен белән киптерә.
Галимнәргә бу синдромны дәвалау юллары билгесез. Ләкин практика күрсәтүенчә, кайсыбер очракларда мондый чәчләр тыңлаучанга әйләнә һәм нормага кайта икән.
Читайте нас: