Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
28 август 2019, 03:36

Путин Эрдоганны туңдырма белән сыйлаган, ә сдачасын авиация үсешенә биргән

МАКС авиасалонында Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны туңдырма белән сыйлый.

МАКС авиасалонында Владимир Путин төрек коллегасы Рәҗәп Тайип Эрдоганны Вологда туңдырмасы белән сыйлаганда сатучыга 5 мең сумлык купюра суза, ә сдачасын сәнәгать һәм сәүдә үсеше министрына “авиация үсешенә” бирергә куша. Эрдоган өчен Владимир Путин ванильле туңдырма сайласа, үзенә берьюлы икене - шоколадлы һәм сөт өстеннән ясалганны ала. Сатучы 210 сум соравына карамастан, Путин аңа 5 мең сумлык акча суза.
“Сдачасын министрга бирегез. Бу аңа авиация үсешенә”, - дип күрсәтә Путин янәшәдә торган Денис Мантуровка. “Юмартлыгыгыз өчен рәхмәт”, - ди тегесе шунда ук.
Ләкин арытаба Владимир Путин Русия һәм Төркиянең башка делегатларын да сыйларга була. Гомумән алганда, 30 порция туңдырма сатып алынды дип сөйләгән сатучы РИА Новости агентлыгына.
Читайте нас: