Кырымда В.Путинның башына кими генә матай йөртүенә күпләр игътибар итте. Әмма болай йөрү юл кагыйдәләрен бозуга керми, диләр.
Владивостоктан килгән юрист Максим Чихуновның соравына протокол буенча узучы чараларда шлем кию мәҗбүри түгел, дип җавап биргәннәр.
Ил башлыгы Севастопольгә баргач, Кырым властьлары һәм “Төнге бүреләр” мотоклубы әгъзалары белән очрашканда матайда йөрде.