Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
23 август 2019, 14:17

Асылташ табасыгыз киләме?

Көтмәгәндә-уйламаганда алтын яки асылташ табу хыялы һәр кешедә буладыр.

Көтмәгәндә-уйламаганда алтын яки асылташ табу хыялы һәр кешедә буладыр. Ходай Тәгалә кешене нәфесле итеп яраткан бит.Американың Арканзас штатында булган бу хәл. 27 яшьлек Миранда Холлингсхед “Алмаз кратеры” дип аталган паркка гаиләсе белән ял итәргә бара. Хатынкай күләгәле урынга утырып, “ЮТуб”тан кыйммәтле әйберләр табарга өйрәтүче видео карап утырган. Бер мәл балаларына күз төшергәндә, күзләре җирдә яткан бер өем ташка төшә. Миранда ташны махсус үзәккә алып бара, парк хезмәткәрләре табышны терки. Алар күптән түгел яңгырлар яву сәбәпле ташның җир өстенә калкып чыгу ихтималлыгын аңлаткан. Хәзер Миранда 3,72 карат алмазын сатаргамы, әллә йөзек ясатыргамы икән дигән уйда йөри ди. Әйткәндәй, 1 августта Небраска штатында яшәүче укытучы Джош Лэнник та шушы ук паркта 2,12 карат авырлыгындагы алмаз тапкан. “Башта мин аның ялтырап ятуын күрдем, кулыма алып әвәләгәч, аның очлы кырлары булмавын күрдем”,— дигән ул.
Читайте нас: