Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 август 2019, 15:50

“Титаник” фаҗигасе

Америка дайвер-тикшеренүчеләре 1912 елның 14 апрелендә суга баткан “Титаник” лайнерына экспедиция ясаганнар.

Америка дайвер-тикшеренүчеләре 1912 елның 14 апрелендә суга баткан “Титаник” лайнерына экспедиция ясаганнар. Бер атна эчендә алар су төбенә 5 тапкыр төшеп менгән.
Дайверлар “Титаник”ның куркыныч хәлдә булуын әйткән. Капитан, офицер каюталары урнашкан уң ягы череп җимерелә башлаган. Белгечләр җимерелү процессы елдан-ел ныграк күзәтеләчәк, ди.
Дөньядагы иң зур лайнер булып саналган Британия пароходы “Титаник” айсбергка бәрелгәннән соң 2 сәгать 40 минуттан соң суга бата. 1,5 мең кеше һәлак була. Бу фаҗига бөтен дөньяны тетрәтә.
Читайте нас: