Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
22 август 2019, 15:53

Эчә белмәсәң...

Британиядә яшәүче 32 яшьлек Рэйчел Вайнн дустының туган көнендә артык күп эчеп исерә һәм Ибицага билет сатып алып оча.

Британиядә яшәүче 32 яшьлек Рэйчел Вайнн дустының туган көнендә артык күп эчеп исерә һәм Ибицага билет сатып алып оча. Икенче көнне уянгач ул үзенең монда ничек килеп эләккәнен хәтерләми булып чыга. Манчестердан җитәкчесе шалтыратып аның нигә эшкә килмәве белән кызыксынгач, Рэйчелга хәлне аңлатып бирергә туры килә, әмма җитәкче кеше ышанмый, тиз генә эшкә килеп җитәргә куша. Киләсе рейс ике генә көннән булып чыга. Эшен югалтасы килмәгән хатын тиз арада 700 фунт стерлинг түләп (якынча 55 мең сум) кайтырга чыга.
2018 елның октябрь аенда шундый хәл теркәлгән иде: Шри-Ланка кунакханәләренең берсендә ял итәргә туктаган ирле-хатынлы Джина Лайонс белән Марк Ли 12 стакан ром эчкәннән соң кунакханә хуҗалары белән танышалар һәм аның арендага бирелүен беләләр. Алар исерек баштан кунакханәне өч елга арендалау турында килешү төзеп ташлый.
Читайте нас: