Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 август 2019, 16:29

Туенда егылган ир ... кәләшен оныткан

Адәм баласы егылмый гына тормый инде. Ләкин ничек егыласың бит!

Адәм баласы егылмый гына тормый инде. Ләкин ничек егыласың бит! Берәүләр сөрлегеп барып төшкәннән соң, бер ни булмагандай, өстен-башын каккалый да, ары китә. Икенчеләр... саңгырауланып, тәм тою һәм ис сизү сәләтен югалта. Шотландиядә яшәүче иркәй нәкъ шул хәлгә төшкән.
Крис Мэллоу исемле иркәй үзенең туенда портьега туйда бүләк ителгән бүләкләрне кәләше белән төн чыгачак бүлмәгә илтәргә булышкан. Ниндидер бер мәлдә баскычта абынып егылган һәм 3,7 метр биеклектән егылып төшкән. Шулай итеп, кияү баш сөяген, аркасын, кул чукларын һәм иңбашларын имгәткән. Йөрәге белән үпкәсенә дә зыян килгән. Табиблар Крисның хәлен авариядән соң исән калган кешенекенә охшаш дип бәяләгәннәр.
Яшь кияү реанимациядә ун көнләп яткан. Ниһаять, һушына килгәч, табиблар ирнең өлешчә хәтерен югалтканлыгын ачыклый.
“Һушына килгәч, Крис уңайсызланып китте - ул безнең өйләнешкән булуыбызны да оныткан булып чыкты”, - дип сөйләгән журналистларга Крисның кәләше Аврил.
Табиб фаразлары буенча, Крис дәваханәдә ел ярым дәваланырга тиеш булса да, бер айдан ул өенә кайткан. Аңа әлегә спорт белән шөгыльләнергә, озак эшләргә ярамый. Аның бер колагы саңгырауланып калган, алай гына да түгел, иркәй ис сизү һәм ризык тәмен тою сәләтен дә югалткан.
Читайте нас: