Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
21 август 2019, 14:53

Ни өчен япон туташлары подгузникта йөри?

Чыннан да, күпчелек япон туташлары эчке киемне подгузникка алыштырган.

Чыннан да, күпчелек япон туташлары эчке киемне подгузникка алыштырган. Бу – әлеге вакытта Япониядә ихтыяҗ нык зур булган товар.
Үзләре әйтүенчә, подгузникта йөрү күп вакытны экономияли. Подгузник киюнең сәбәбе - кызларның кече йомышларын йомышлаганда проблемалары булуда түгел. Японкалар бәдрәфкә барып, вакыт әрәм итәргә теләми!
Яшь кызлар да, зурлар да, хәтта егетләр дә эштә, кичәдә, мәҗлестә бәдрәфкә бармас өчен подгузник кияргә әвәсләнеп киткән. Хәтта аны көннәр буе салмый йөриләр. “Супер уңайлы!”, имеш.
Хәзер Япониядә сатуда ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә подгузниклар чыгаралар. Балалар подгузнигына караганда, зурлар өчен эшләнгәннәренә ихтыяҗ бигрәк тә зур, диләр. Шуңа да базар киштәләренә даими рәвештә төрле “новинкалар” чыгаралар – күп тапкырлар кулланыла торганын да, ультра нәзекләрен дә....
Япониядә подгузник киеп эшкә килү – чарасызлыктан килеп чыккан күренеш. Бу илдә эш һәм югары көндәшлек культы хакимлек иткәнен беләсездер. Бигрәк тә яшь кызлар эшләрен югалтудан курка. Чөнки аларның, ирләргә караганда, карьерада зур уңышларга ирешү мөмкинлеге күп түгел.
Һәрвакыт тонуста булырга, күбрәк эшләргә, күбрәк өлгерергә теләгәнлектән алар эшкә подгузник киеп килергә мәҗбүр.
Читайте нас: