Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
20 август 2019, 20:39

Кеннедилар язмышы: оныкларын да үтергәннәрме?

Джон Кеннединың туганы, элеккеге генераль прокурор Робертның 23 яшьлек оныгы Сирша Кеннеди якты дөнья белән хушлашкан.

АКШның элеккеге президенты Джон Кеннединың туганы, элеккеге генераль прокурор Робертның 23 яшьлек оныгы Сирша Кеннеди якты дөнья белән хушлашкан. Үлеменең рәсми сәбәпләре аталмый, әмма The New York Times гәзите аның наркотикларны артык кулланудан вафат булган, диеп язып чыккан. Boston 25 News гәзите язуынча, Сиршиның гәүдәсе яныннан әфьюн табылган.
Белешмә. Роберт Кеннеди 1961-1964 елларда АКШның генераль прокуроры вазифасын үти. Абыйсы Джон Кеннеди үтерелгәннән соң аның урынына президентлыкка кандидатурасын куя. 1968 елда аны да үтерәләр.
Читайте нас: