Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
19 август 2019, 02:48

Көнбагыш мае башларына җиткән

Ульяновск өлкәсендә көнбагыш маеннан 7 кеше агуланган һәм 2 кешенең гомере өзелгән.

Ульяновск өлкәсендә көнбагыш маеннан 7 кеше агуланган һәм 2 кешенең гомере өзелгән. Зыян күрүчеләр арасында 2 бала да бар. Ризыктан агулану эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнә. Дәваханәдә әле 7 кеше, шул исәптән 2 бала. Барысының да хәле йорт шартларында җитештерелгән көнбагыш маен ризыкка куллангач начарайган. Беренчел мәгълүматлар буенча, көнбагыш маенда күсе агуы булуы ихтимал.
Соңрак билгеле булуынча, көнбагыш маен йорт шартларында җитештерү белән Ульяновск өлкәсе Теренгул районының Михайловка авылындагы бер пенсионер шөгыльләнгән. Шул ук вакытта көнбагышны аңа Самара өлкәсе Сызрань районыннан танышы китергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, пенсионер кулына 200 капчык көнбагыш килеп эләккән.
Зыянлы ризыкның беренче корбаны – Михайловкадагы шул эшкуарның хатыны. Ул дәваханәдә 3 август көнне үлә. Хатыны үлгәнче эшкуар берничә шешә көнбагыш маен 38 яшьлек кызына биреп өлгерә. Ай ярым вакыт үткәннән соң эшкуарның кызы әлеге майда ризык әзерли, нәтиҗәдә хатын, аның ире һәм ике баласы дәваханәгә эләгә. Майны ашаган әлеге гаиләнең күршеләре дә дәваханәгә эләгә. Һәм 16 август көнне эшкуарның кияве вафат була.
“Зыян күрүчеләр көнбагыш маена ни сәбәпледер күсе агуы эләккән дип исәпли, яисә агу майга җитештерү вакытында эләккән, яисә көнбагыш орлыкларында агу инде булган”, - дип белдерә ТАСС агентлыгына якын чыганак.
Бүгенге көндә тикшерүчеләр Сызраньдә 600 литрдан артык көнбагыш маен “эзли”, дип хәбәр итә Mash телеграм-каналы.
Читайте нас: