Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 август 2019, 15:32

Стюардесса рейс вакытында исереп егылган

Air Wisconsin компаниясе самолетының бердәнбер стюардессасы очыш вакытында эчеп исергән һәм шул аркада пассажирларны хезмәтләндерә алмаган.

Air Wisconsin компаниясе самолетының бердәнбер стюардессасы очыш вакытында эчеп исергән һәм шул аркада пассажирларны хезмәтләндерә алмаган.
49 яшьлек Джулиана Марч Чикаго – Саут-Бенд рейсында эшләгән. Бер пассажир әйтүенчә, туристлар самолет бортына күтәрелгәч, Джулиана аларга күтәрелеп тә карамаган. Аннары аңлаешсыз гына итеп хәвефсезлек кагыйдәләре турында нәрсәдер әйткән дә, рәт араларыннан чайкала-чайкала узып, урынына барып ауган. Хәтта хәвефсезлек каешын да эләктерергә оныткан.
Икенче пассажир стюардесса ханымның очыш вакытында туристларның аны чакыруына әйләнеп тә карамавы турында белдергән. Самолет исән-имин җиргә төшеп утыргач, бу пассажир стюардессаның исерек халәте турында пилотларга да җиткергән. Тегеләре “беләбез” дип җавап кайтарган.
Пассажир зарлануын дәвам иткәч, полиция чакыртканнар. Офицерлар самолет бортына күтәрелгәч, Марч елый башлаган – исерек стюардесса үзен һаман да Чикагода дип уйлый икән.
Авиакомпания вәкилләре соңрак тәртип бозучы ханымны эштән азат итүләре турында әйткән. Баксаң, инцидент вакытында ул әле сынау срогын да үтмәгән булган.
Читайте нас: