Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
16 август 2019, 00:21

Монысына Русиядә ни калды икән?

Америка актеры Эрик Робертс Русия гражданлыгы алырга тели.

Америка актеры Эрик Робертс Русия гражданлыгы алырга тели. Бу теләген ул Сочига хәрби самбо турнирына килгәч белдергән. “Платформа S-70”халыкара самбо турнирының унынчысына - юбилей чарасына абруйлы кунак буларак чакыртылган ул. Актер үзе дә тхэквондо буенча кара билбау иясе.
«Мин Русиягә матур көрәшне карарга килдем. Русия гражданлыгы алырга телим. Бу көнне мин бик зарыгып көтәм»,— дигән Робертс Яңалыклар хезмәтенә.
Актер моңарчы да Русиягә килеп йөргән. “Русия- романтик ил. Ул миңа Американы хәтерләтә”, ди үзе. 2002 елда ул “Кинотавр” фесивале кунагы булган.
Бераз алданрак Русия гражданлыгын көрәшче Джеффи Монсон, актер Стивен Сигал, спортчы Виктор Ан, сноубордчы Вик Уйалд, америкалы боксчы яшь Рой Джонс, франция актеры Жерар Депардье алган иде. Чиратта кем тора икән?
Читайте нас: