Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
15 август 2019, 13:46

Кояш нурлары аларны үтерә

Кояш яктысы пигментлы ксеродермадан интеккән кешеләр өчен зур хәвеф тудыра.

Кояш яктысы пигментлы ксеродермадан интеккән кешеләр өчен зур хәвеф тудыра. Алар ультрафиолеттан яшеренергә, махсус саклаучы кием, маскалар кияргә һәм кояш баеганчы тышка чыкмаска мәҗбүр. Кояш нурларыннан качуы мөмкинлек булмаган Төньяк Африкада бу аеруча авыр. Анда бу авыру нишләптер ешрак очрый да. Мароккода ксеродерма белән интегүчеләрнең тормышын өйрәнүче фотограф Мосааба Эльшаминың фотосурәтләрен “Лента.ру” бастырып чыгарды.

Ксеродерма белән авыручы 27 яшьлек Фатимазехра Беллуси урамда аңа акаеп караучылар күп дип зарлана, җитмәсә үчеклиләр дә әле. Аңардан хәтта туганнары шикләнәләр – алар чирне йогышлы дип курка.

“Барысына да үзем ирештем”, - ди яшь кыз.

Ул мәктәпне тәмамлап, университетка укырга кергән, булачак эш урынын да ксеродерма чирлеләргә ярдәм белән бәйле дип күрә.

Мондый авыру белән нормаль тормыш алып бару читен. Кояш кыздырганда Фатимазехра өйдә утыра. Кич җитеп караңгы төшүгә яшь кыз паркларда йөри.

Ксеродерма – нәселдән килүче ир. Аңа әтисе һәм әнисеннән мутацияләнгән ген копиясе алган балалар дучар була. Ә андый хәл еш кына туганнар арасында никахка кергән очракта була икән. Авыруның Мароккода таралуы шуның белән аңлатыла да – рәсми мәгълүматлар буенча, бу илдә 15 процентка якын никахлар туганнар арасында теркәлә икән.

Сакчыллык, ультрафиолеттан махсус маскалар бик ярдәм итми. Фатимазехра 50гә якын операция кичергән. Операция вакытында теленнән, күз кабакларыннан һәм тәненең башка урыннарыннан яман шешләрне алып ташлаганнар. Пигментлы ксеродермада ультрафиолет белән зарарланган ДНК молекулалары тергезелми. Иртәме-соңмы – зарарланулар җыелып, яман шешкә китерә.

Нәтиҗәдә Мароккода ксеродерма белән авыручылар 18 яшькә кадәр бик сирәк яши...
Читайте нас: