Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
14 август 2019, 02:12

Камбоджада әби йөзле бала яши

Сирәк очрый торган чир Камбоджада яшәүче 10 яшьлек баланы карчыкка әйләндергән.

“Daily Mirror” Британия таблоиды хәбәр итүенчә, Бо Ракчин исемле бу бала туганда ук әбиләрнеке кебек җыерчыклы бит белән туган. Әле 10 яшендә ул өлкән ханымнарга охшаган. Бу баланың нинди чир белән интегүе төгәл генә ачыкланмаган, аны бер мәртәбә дә табибларга күрсәтмәгәннәр. Бу - я тукымада май барлыкка китерүгә комачаулаучы липодистрофия, я булмаса тиренең сыгылмалылыгын киметүче Алибер дерматолизы, дип фараз итәләр.
“Абыйларым һәм апаларым арасында мин генә карт күренәм. Алар мине туганыбыз дип түгел, әбекәй дип атыйлар”, - ди кызыкай. Бо Ракчин туганнарыннан үчекләмәүләрен үтенсә дә, тегеләре тыңламыйлар икән.
Кызның туганнары “бу зәхмәтнең сәбәбе – начар кармада” дип ышана. Ә әлегә Бо Ракчин пластик операция ясатырга хыяллана. Бәлки, шуннан соң мине үчекләми башларлар, дип өметләнә ул.
Читайте нас: