Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
13 август 2019, 23:58

"Мине "Малютка" балалар йортына бирмәгез..."

Краснодар краенда бер хатын кафеда 4 яшьлек баласын ташлап киткән. Кызчыкның үзе белән запискасы да булган: "Малютка" балалар йортына да, башкаларына да бирмәгез, яңа әти-әни, мине үзегезгә алыгыз",- дип язылган.

12 август көнне бер хатын баласын җитәкләп Белореченск кафесына килә һәм кызын балалар бүлмәсенә уйнарга кертеп җибәрә. Озак вакыт үтеп, алырга берсе дә килмәгәч, кафе хезмәткәрләре борчылып, полиция чакырталар. Баксаң, ана кеше өстәлдә пакетта кызына ашамлыклар белән киемнәрен калдырган да, чыгып киткән.

Кәккүк әнине полиция хезмәткәрләре тиз табып китерә. Адыгея республикасыннан килгән 35 яшьлек хатын: "Яшәү шартлары авыр булган өчен бу юлга бардым, икенче гаиләдә кызым бәхетлерәк булыр дип уйладым" дип акланган.
Читайте нас: