Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
10 август 2019, 02:12

Бертуган егетләрнең берсен коткарыр өчен... икенчесе батарга тиеш булган...

65 яшьлек элекке коткаручы Янек Коваль Британиянең Камбрия графлыгындагы Алсуотер күлендә гаиләсе белән ял иткәндә берьюлы ике егетнең суда батып баруын күреп кала.

65 яшьлек элекке коткаручы Янек Коваль Британиянең Камбрия графлыгындагы Алсуотер күлендә гаиләсе белән ял иткәндә берьюлы ике егетнең суда батып баруын күреп кала. Баксаң, егетләр бертуганнар икән! Коткаручы гомерендә беренче тапкыр авыр хәлдә калган – кайсысын коткарырга?! Икесен дә берьюлы коткарып өлгерә алмаячак бит ул.
Егетләр – бертуганнар 18 яшьлек Айкзел һәм 21 яшьлек Брайкзел. Коваль суга ташланган һәм егетләргә табан йөзеп килгән. Зурысы Брайкзел энесен коткаручыга табан этеп җибәргән һәм үзе су төбенә киткән...
Коткаручының башка чарасы калмый – ул егетләрнең берсен булса да коткарырга тиеш була. Айкзелны дәваханәгә алып китәләр. Тагын да алты сәгатьтән водолазлар күл төбеннән Брайкзелнең гәүдәсен табып алганнар. Бик аяныч, әлбәттә.
Читайте нас: