Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 август 2019, 11:37

Путинны Медведевка караганда 3 тапкыр ешрак искә алалар

Жириновский Владимир Путиннан – 12, Зюганов 20 тапкыр калыша.

“Медиалогия” компаниясе мәгълүматлары буенча, ил башлыгы кәнәфиенә утырганнан бирле Владимир Путин телеэфир лидеры булып тора. “Медиалогия” мәгълүматлары ерак 2003 елдан алып анализланган. 2003 елның 1 гыйнварыннан алып Владимир Путинны федераль телевидениедә («Первый канал», «Россия 1», «Россия 24», НТВ, РЕН ТВ, «ТВ центр», ТВС) башка сәясмәннәргә караганда берничә тапкыр күбрәк искә алганнар.
Барлыгы ул 272 500 тапкыр искә алынган. Бу күрсәткечкә башка беркем дә якын килә алмаган. Путинны бүгенге премьер-министр Дмитрий Медведев (ә 2008-2011 елларда - президент) белән генә чагыштырып була: аның хакта телевидениедә 95 700 тапкыр сөйләгәннәр.
Читайте нас: