Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
7 август 2019, 17:43

Шайтан туена әзерләнәләрме?

Фейсбук социаль челтәрендә “Бермуд өчпочмагын штурмлыйбыз, барыбызны бергә йота алмас” дигән чакыру популярлаша бара.

Фейсбук социаль челтәрендә “Бермуд өчпочмагын штурмлыйбыз, барыбызны бергә йота алмас” дигән чакыру популярлаша бара. 17 мең кеше бу очрашуга килергә әзерлеген әйткән, тагын 24 мең кеше кызыксынуын белдергән.
Әлеге очрашуны оештыручы Доминик Карновейл бөтен теләүчеләрне 1 октябрьдә җыярга ниятли. Зур шоу-кичә Бермуд өчпочмагының нәкъ чигендә үтәчәк. Арендага кораб алып, музыкантлар, артистлар чакырып, безнеңчә әйткәндә тамада яллап, мәҗлес кормакчылар.
Белүегезчә, Бермуд өчпочмагы Бермуд утраулары, Флорида һәм Пуэрто-Рико ярымутраулары арасында урнашкан. Әлеге урынның начар даны борынгыдан килә. Анда даими рәвештә кораблар гына түгел, самолет, вертолетлар да югала. Төрле сәбәпләр, фаразлар әйтелә. Әмма бүгенгәчә бер генә төгәл сәбәп тә аталмаган.
Читайте нас: