Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
6 август 2019, 16:28

Туйга ... камуфляж белән

Һава-десант гаскәрләре көнне Нуриман районында яшәүче ике гашыйк йөрәк туйларын ВДВ стилендә үткәргән.

Һава-десант гаскәрләре көнне Нуриман районында яшәүче ике гашыйк йөрәк туйларын ВДВ стилендә үткәргән, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының юстиция эшләре буенча дәүләт комитеты.
Красная Горка авылында яшәүче Руслан Галиев белән Регина Кәлимуллина загска туй күлмәкләре урынына... десантниклар камуфляжында килгәннәр. Руслан хәрби хезмәтен ВДВ гаскәрләрендә үткәнгә туен да шулай үткәрәсе килгән. Хәзер алар өчен 2 август – ВДВ көне генә түгел, ә туй көне буларак та бәйрәм булачак.
Читайте нас в