Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
5 август 2019, 21:23

Миллион ярым "заначка"сын чүп савытына чыгарып ташлаган

22 мең тонна чүп-чар эченнән акча эзләү - печән өеменнән энә эзләүгә тиң.

Американың Орегон штатында яшәүче бер ир өе алдындагы чүп савытына ялгыш 23 мең доллар (1,5 миллион сум) акчасын чыгарып ташлаган. Икенче тартма белән бутаганын аңлап алгач, чыгып караган, әмма чүп ташучы машина аны алып китеп өлгергән була. "Заначка"сыз калган ир, соңгы өметен өзмичә, чүп ташучы компаниягә шалтыратып, эзләүләрен үтенә. "Компания ул көнне 22 мең тонна чүп-чар җыйган иде. Шул өем эченнән кечкенә тартма эзләү – печән өеменнән энә эзләүгә тиң. Ләкин, тырышлык бушка китмәде, без ул акчаны таптык!" - дип, долларлар хуҗасын шатландырганнар компания хезмәткәрләре һәм акчаларын килеп алырга кушканнар.

Менә шулай да була, үзеңә язса, югалмый икән!
Читайте нас: